Мы в социальных сетях

Описание:

«2 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе 1970 елда ТАССР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә ачыла. Мәктәптә 356 бала укый. Укыту түбәндәге 7 бүлектә: фортепиано, кыллы уен кораллары, клавишалы халык уен кораллары, хор, кыллы-смычоклы уен кораллары, тынлы уен кораллары, вокал башкару; 15 белгечлек: фортепиано, баян, гармун, аккордеон, флейта, саксофон, кларнет, скрипка, виолончель, синтезатор, думбра, балалайка, гитара, хор, вокал башкару буенча алып барыла. Программа 5 һәм 7 еллык укытуга исәпләнгән. Балалар мәктәпкә 7 яшьтән кабул ителә. 2011 елның сентябреннән хуҗалык исәбендәге «Башлангыч эстетик тәрбия» төркемнәре ачылды.

Коллектив белән 2009 елдан мәктәп директоры Рыбин Александр Евгеньевич җитәкчелек итә. Балаларны 39 профессиональ педагог укыта; алар арасыннан: 3 педагогның «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исеме бар; 17 се (43,6%) – югары белемгә, 11 е (28,2%) – югары квалификация категориясенә; 13 е (33,3%) беренче квалификация категориясенә ия.

АдресыЗЯБ поселогы, Тимерьюлчылар урамы, 15/XIV
Телефоны+7(855)-246-65-10
E-Mail:dmsh-2.ribin@yandex.ru
МинистрлыгыТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Кыскартылган исеме«2 нче балалар музыка мәктәбе» МАӨББУ
УДО тибыХЭН
ҖитәкчесеРыбин Александр Евгеньевич
Учреждениегә нигез салынган1970

Рәсми сайты: chelny/org5864


Хезмәткәрләр:


Четверг, 29 сентября 2022, 16:28