Мы в социальных сетях

Описание:

Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы

Концертлар залы Яр Чаллы Шәһәр Советы карары белән 1988 елның 10 июнендә ачыла.

Халык депутатларының шәһәр Советы Башкарма комитеты, шәһәрдә профессиональ иҗат коллективлары булдыру һәм алга таба гастроль-концерт эшчәнлеген, шәһәр һәм Кама төбәге халкына мәдәният хезмәте күрсәтүне үстерү максатыннан, 1991 елның 1 гыйнварында шәһәр Советы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге каршында хуҗалык исәбендә эшләүче эстрада-концерт берләшмәсе төзергә карар итә.

Легендар татар композиторы исемен мәңгеләштерү максатыннан, халык депутатларының Яр Чаллы шәһәр Советы даими комиссиясе карары нигезендә, 2000 елда шәһәр Хакимиятенең Концертлар залына Сара Садыйкова исеме бирелә.

Концертлар залының мәйданы 1939,6 квадрат метрны тәшкил итә. Тамаша залы 766 урынга исәпләнгән. Ул барлык шәһәр, төбәк конкурслары, фестивальләре, иҗат кичәләре, юбилейлар, иҗат концертлары һәм башкалар үткәрелә торган прокат залы буларак эшли. Биредә шулай ук Татарстан һәм Россия эстрада йолдызларының гастроль концертлары да уздырыла.

Учреждениенең төп максаты – гражданнарның мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерү, аларның культура дәрәҗәсен үстерү, яшь буынны эстетик тәрбияләү, милли традицияләрне саклау һәм үстерү, мәдәни-агарту эшчәнлеген һәм ял итүнең культуралы формаларын оештыру.

Концертлар залы түбәндәге эшчәнлекне гамәлгә ашыра:

- концерт, театраль-тамаша учреждениеләренең гастроль эшчәнлеген оештыру;

- татар һәм рус эстрадасы йолдызлары концертларын үткәрү;

- массакүләм-мәдәни чаралар уздыру;

- авторлык кичәләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, профессиональ һәм иҗат коллективлары белән очрашулар үткәрү.

«Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы» МАМУ эшчәнлеге:

·  халыкның социаль якланмаган катламы мәнфәгатьләрен яклау һәм канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән;

·  бюджет оешмалары һәм шәһәр Башкарма комитеты районнары катнашында чаралар үткәрүдә һәртөрле ярдәм күрсәтүне тәэмин итә.

Беренче катта кунаклар өчен бүлмә, артистлар өчен 4 грим бүлмәсе, касса, тамашачылар өчен гардероб, ир-ат һәм хатын-кызлар өчен гигиена бүлмәләре урнашкан.

Икенче катта директорның кабул итү бүлмәсе, бухгалтерия, администратор, тавыш операторы бүлмәләре урнашкан.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залына зур теләк белән йөриләр.

«Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы»ның урнашкан урыны:

ТР Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт

Элемтә телефоннары: кабул итү бүлмәсе/факс (8552) 58-86-11

Бухгалтерия: 8 (8552) 34-79-29

Касса8 (8552) 34-40-64

Электрон адресы: kzchelny@mail.ru

Рәсми сайтыhttp://kzchelny.ru/

Директоры: Салихов Фәнил Сабирҗан улы

Баш бухгалтеры: Хуҗина Рузилә Заһир кызы

Контакттагы төркеме https://vk.com/sarasadykova


Хезмәткәрләр:


Четверг, 6 октября 2022, 15:35